Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре 999 объектның 991ендә башланган

2015 елның 16 мае, шимбә
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда куркынычсызлык техникасын бозуның 19 факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 ел программасы кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре 999 объектның 991ендә алып барыла. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елның 14 маена эшләр 136 объектта башланган, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә яшь тәге мәгариф учреждениеләрендә.

Балаларны сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елга финанслау күләме 76 млн сум тәшкил итә. 14 балаларны сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау планлаштырылган. 14 май көненә акчаларның 89,3 проценты үзләштерелгән.

Республикада шулай ук көллиятләрне капиталь ремонтлау дәвам итә. 15 майга ремонт эшләре бөтен 9 объектта да алып барыла. Акчаларның 49 проценты үзләштерелгән.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау да 2015 ел программасы буенча планлаштырылган бөтен 28 объектта башланган. Акчаларның 61,3 проценты үзләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2015 елда индивидуаль җылыту системаларына 3 мең 828 фатирны күчерү планлаштырыла. Газлаштыру фонды 3 мең 185 фатирда торучылардан гаризалар алган (86,9 проценты), 2 мең 497 фатирда торучылар белән килешүләр имзаланган. Бүгенге көнгә Газлаштыру фонды эшләнгән проект документлары буенча фасадлардагы газ үткәргечләрен төзү-монтаж эшләрен башлаган.

2015 елда “Авылларда су белән тәэмин итү” программасы кысаларында 301,3 км суүткәргеч челтәрләрен төзү планлаштырыла, 39 артезиан скважинасын бораулау һәм 38 су каланчасы урнаштыру планлаштырыла. Бүгенгә 6 скважина борауланган.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә белдерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International