ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Әлмәттә Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне иртәнге яктан ук зур чаралар белән башлады. Объектлар ачу тантаналарыннан соң ул Сабантуй мәйданында дәвам итте.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәттә “Шәмсенур” паркы ачылды.
Хәбәр иткәнебезчә, “Шәмсенур” - калабызда Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән дүрт парк зонасының берсе. Проектны тормышка ашыруга 70 миллион сумлап акча бүленде. Әлеге сумманың өчтән ике өлеше республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калганы муниципаль бюджет акчасы.
Әлмәттә яңа бассейн төзеләчәк. Шевченко урамындагы “Магнит” сәүдә үзәге һәм “Дуслык” микрорайоны арасындагы территориядә булачак 50 метрлы “Мирас” бассейны төзелешен башлау хөрмәтенә бүген биредә капсула салынды.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов бүген яңа балалар бакчасын да ачты. Кол Гали урамында төзелгән әлеге балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Ул шәһәрдәге 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларның һәммәсен бакчаларда урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Узган тәүлектә Татарстанда 3266,6 тонна сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 137,7 тоннага артыграк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Бүген Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Татарстанда 1 сентябрьдән «Мәктәп эко-патруле» республика бәйгесенә старт бирелде.
Татарстанда урак өсте башланганнан бирле барлык мәйданнарның 1377,2 мең гектарынды урып-җыю эшләре башкарылган, бу ниятләнгән күләмнең 88 проценты. Урак өстен тәмамларга яңгырлар комачаулый, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «2015 елның 7 аенда нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм токымлы таналар сату мәсьәләләре» темасы буенча киңәшмә булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген “Әлмәтнефть” идарәсенең эшчәнлегенә багышланган очрашу булып узды. Аның эшендә Айрат Хәйруллин, “Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International