Татарстанда барлык мәйданнарның 90 процентында урып-җыю эшләре башкарылган

2015 елның 4 сентябре, җомга
Татарстанда урак өсте башланганнан бирле барлык мәйданнарның 1377,2 мең гектарынды урып-җыю эшләре башкарылган, бу ниятләнгән күләмнең 88 проценты. Урак өстен тәмамларга яңгырлар комачаулый, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Кичә яңгыр яву сәбәпле 36,1 мең тонна икмәк кенә суктырылган. Тулаем алганда, 2,9 млн тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача 21,3 центнер икмәк чыга.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Татарстанның төрле район игенчеләре бер-берсенә булышырга тырыша. Әйтик, заманча авыл хуҗалыгы машиналары паркы булган хуҗалыклар трактор һәм ашлык җыю комбайннарына кытлык кичергән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә техника биреп тора.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International