Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Рөстәм Миңнеханов: "Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк"
2015 елның 4 сентябре, җомга
Бүген Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Реалити-шоуны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисал министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Проект авторлары өч ай эчендә тәҗрибәле остаз ярдәмендә бер төркем яшьләренең яңа бизнес коруларын күз алдында тоткан. Конкурска 900 кеше гариза бирелгән. 135 кеше сайлап алынган (27 команда), финалга 50 катнашучы (11 команда) барып җиткән.
Өч ай эчендә яңа эшкуарлар 11 яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырдылар, 84 эш урыны булдырылды, ә гомуми керем 7 млн. сум тәшкил итте.
Финал этабы «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалистларын хөрмәтләүдән башланды. Сәхнәгә төзелеш, сервис, косметология һәм күңел ачу индустриясе өлкәсендә перспектив проектлар эшләгән 5 иң яхшы команда чыкты.
Рөстәм Миңнеханов финалистларны котлады һәм эшкуарлык эшчәнлеге бик катлаулы процесс дип билгеләп үтте. Һәр һөнәрнең үз күнекмәләре бар, аларны белергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. «Иң мөһиме – сез бәһасез тәҗрибә җыйдыгыз, ул сезгә киләчәктә бик кирәк булачак. Ректор миңа, студентларның бүген чиновник буласылары килә, диде. Дәүләт структурасында карьера ясау өчен төп әйберләрне белергә кирәк: икътисад, юриспруденция, дәүләт корылышын һәм башкаларны. Эшкуар үз эшчәнлегендә әлеге элементларны өйрәнә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү берничә мөһим факторга бәйле: тиешле финанслау, кирәкле инфраструктура булдыру (индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, технопарклар), тиешле программаларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру. Әмма иң мөһиме – инициативалы кешеләр булу, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан лидеры фикеренчә, мәктәп программасына бизнес-эшчәнлек нигезләрен кертер вакыт җитте. «Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аннары «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуының беренче сезонында җиңүчене атадылар – «Восходящая пятерка» командасы. Команда вәкилләренә Кубок һәм шоу барышында эшләнгән бизнес-проектны үстерүгә дип 1 млн. сум акча тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Татар-информ"
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз