Әлмәттә Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәләр

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Әлмәттә Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне иртәнге яктан ук зур чаралар белән башлады. Объектлар ачу тантаналарыннан соң ул Сабантуй мәйданында дәвам итте. Елдагыча, “Татнефть” карамагындагы һәр предприятие үз почмагын булдырган. Һәммәсенең үз бәйрәме, җыр яңгырый, сәүдә бара. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Айрат Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар аларның кайберләре белән танышты, нефтьчеләр, ветераннар белән аралашты.

Мәйданда бәйрәм сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды. Компания төркеменә кергән предприятие алдынгылары парадын спартакиадада җиңүчеләр, булачак нефтьчеләр, яшь спортчылар, сәләтле балалар дәвам итте.

– Бүген нефть-газ сәнәгате илебезнең, Татарстанның икътисади нигезен тәшкил итә. Әлеге сектор төп табыш базасын формалаштыра. Безнең тормыш дәрәҗәсен формалаштыра. Дөньядагы, илдәге авыр ситуациягә дә карамастан, нефтьчеләр, газчылар, нефть химиясендә эшләүчеләр безгә планлаштырган барлык социаль программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бүген Әлмәтне карадык. Искиткеч шәһәр, яңа парклар, балалар бакчалары ачыла. Нефтьчеләргә, газчыларга ихластан зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде үзенең котлау чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов кризис чоры булса да, җитештерүчәнлекне арттыра барулар искәртте. Район җитәкчелеге дә әлмәтлеләр исеменнән төбәк үсешенә ярдәмнәре өчен республика лидерына һәм “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
Россиянең һәм Татарстанның танылган артистлары Игорь Николаев, Фирдүс Тимаев, Эльмира Сөләйманова әлмәтлеләргә һәм кунакларга матур җырларын бүләк иткән арада ипподромда ат чабышлары барды.

Кичке якта бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркка күчте. Бу минутларда Нефтьчеләр мәйданында алма төшәрлек тә урын юк. IОWA төркеме чыгышы астында барган яшьләр дискотекасы 22 сәгатьтә салют белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International