Әлмәттә “Шәмсенур” паркы ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәттә “Шәмсенур” паркы ачылды.

Хәбәр иткәнебезчә, “Шәмсенур” - калабызда Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән дүрт парк зонасының берсе. Проектны тормышка ашыруга 70 миллион сумлап акча бүленде. Әлеге сумманың өчтән ике өлеше республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калганы муниципаль бюджет акчасы.

Парк Европа илләре югарылыгында дип әйтергә тулы нигез бар. Биредә 1800 метр озынлыгында йөгерү юлы да, амфитеатр, тренажерлар, воркаут өчен мәйданчык, өстәл уеннары өчен өсте ябулы корылма һәм башкалар ясалган.

 Территориядә 538 төп агач һәм куаклык утыртылган. Рөстәм Миңнеханов паркның дөрестән дә бик заманча килеп чыгуын, Әлмәтнең иң төзек шәһәрләрнең берсе булуын, киләчәктә аны үстерү өчен тагын да тырышачакларын белдерде. Ул биредә спорт белән шөгыльләнүче яшьләр, паркны күрегә килгән халык белән аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International