“Дуслык” микрорайонында яңа балалар бакчасы ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов бүген яңа балалар бакчасын да ачты. Кол Гали урамында төзелгән әлеге балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән. Ул шәһәрдәге 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларның һәммәсен бакчаларда урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

“Дуслык” республика Президенты программасы буенча төзелде. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикада балалар өчен уңайлы шартлар тудырылуын, быел гына 75 яңа бакча ачылуын билгеләп үтте. Ул “Дуслык” балалар бакчасына 100 мең сумга сертификат бүләк итте.

Яңа, 4 нче балалар үсеше үзәге-бакчада 13 төркем эшләячәк. Шуларның 8 е бердән өч, 5 есе өчтән җиде яшькәчә балалар өчен. 4 төркемдә татар теленә дә өйрәтеләчәк. Ә бер төркемне инглиз теленә өйрәтү планлаштырыла. “Дуслык”та музыка, физкультура заллары, балаларның сенсорлы үсеше бүлмәсе һәм башка кабинетлар бар.
 
Шулай ук өстәмә рәвештә рәсем буенча сәләтне үстерү, нәфис-спорт гимнастикасы, телләрне өйрәнү буенча хезмәт күрсәтүләрне оештыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International