Узган тәүлектә Татарстанда 3266,6 тонна сөт савылган

2015 елның 4 сентябре, җомга
Узган тәүлектә Татарстанда 3266,6 тонна сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 137,7 тоннага артыграк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Сентябрьнең дүрт көнендә савым күләме 25,7 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырган вакытта алынган продукция күләме 8,7 тоннага азайган. Уртача алганда, һәр сыер 14 кг сөт биргән.

Республиканың 16 районында сөтчелек тармагындагы хәлләр аеруча мөшкел. Әйтик, Чирмешән районында узган тәүлектә 16,4 тонна, Менделеевскида - 20,8, Бөгелмәдә - 26,5 сөт җитештерелгән. Спас районында 31,6, Кама Тамагында 37,3 тонна сөт савылган.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International