“Әлмәтнефть” идарәсенең презентациясе булды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Бүген “Әлмәтнефть” идарәсенең эшчәнлегенә багышланган очрашу булып узды. Аның эшендә Айрат Хәйруллин, “Әлмәтнефть” идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев катнашты. Чара башланганчы предприятие җитәкчелеге кунакларны ЦДНГ-1, ЦПСН «ПСП Әлмәт» производство участоклары белән таныштырды.
 
“Әлмәтнефть” идарәсе “Татнефть” җәмгыятенең иң зур тарихлы структур бүлекчәсе. 60 ел дәвамында идарә тарафыннан 600 миллион тонна кара алтын табылган, бу барлык Татарстан нефтенең 20 процентын тәшкил итә.

Бүгенге көндә производствода 81 скважина эксплуатацияләнә. Югары эш эффекты бирүче әлеге технология 2007 елдан башлап кулланышка кертелгән.
“Әлмәтнефть” идарәсе шәһәр һәм районның икътисади, социаль тормышына да зур өлеш кертә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International