«Мәктәп эко-патруле» яңадан эшли башлады

2015 елның 4 сентябре, җомга


Татарстанда 1 сентябрьдән «Мәктәп эко-патруле» республика бәйгесенә старт бирелде.

Анда республиканың бөтен укучылары да катнаша ала. Моның өчен Android яки iOS операцион системалары базасында эшләүче җайланмаган «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасын ялгарга кирәк. Теркәлү өчен Татарстан Республикасында «Электрон мәгариф» порталындагы шәхси кабинетыгызның паролен һәм логинын кертергә.

Бәйгедә катнашучылар мобиль кушымта ярдәме белән чүплекләр фотоларын ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшыра ала. Иң актив укучыларга, мәктәпләргә һәм сыйныфларга уку елы азагында кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

"Татмедиа"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International