Бүген ӘМР башкарма комитетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов алып барды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин файдалы казылмалар алына торган карьерларның торышын тикшерде.
11 ноябрь көнне “Алнас” футбол клубында “Импульс” физкультура – сәламәтләндерү клубы оешуга 4 ел тулуга багышланган чара булып узды. Бу көнне футбол клубының манежына клубның тренерлары һәм активистлары җыелган иде.
Иң авыр һәм җаваплы һөнәр ияләре – полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган чара “Нефтьче” мәдәният сараенда узды.
Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Халык сәламәтлеге сагында торучы фидакарьләр арасында 43 ел гомерен Ямаш авылының табиблык амбулаториясен җитәкләүгә багышлаган Шәфкать Гайнетдин улы Гыйлметдинов та бар. 10 ноябрь көнне Ямаш авылында ул эшләгән табиблык амбулаториясенә мемориаль такта куелды. Әгәр дә исән булса 10 ноябрь көнне аңарга 75 яшь тулган булыр иде.
Яшьләр үзәгендә ирекле халык дружиначыларына таныклык тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш булды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә әзерләнә торган терактлар турында интернетта һәм sms-хәбәрләр, шулай ук мобиль кушымталарның башка төрләре ярдәмендә таралган мәгълүматны рәсми шәрехләде.
Ансамбльнең хәзерлек төркеме шушы көннәрдә Мәскәүдән җиңү яулап кайтты.
Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты.
“Авыл клублары” республика программасы кысаларында Кәләйдә күп функцияле үзәк ачылды.