Әлмәт районы оешуга 85 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Халык сәламәтлеге сагында торучы фидакарьләр арасында 43 ел гомерен Ямаш авылының табиблык амбулаториясен җитәкләүгә багышлаган Шәфкать Гайнетдин улы Гыйлметдинов та бар. 10 ноябрь көнне Ямаш авылында ул эшләгән табиблык амбулаториясенә мемориаль такта куелды. Әгәр дә исән булса 10 ноябрь көнне аңарга 75 яшь тулган булыр иде.
Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Грушин, Әлмәт районы үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлсинә Шәмсиева, Ямаш авылы җирлеге башлыгы Николай Шабалин, табибның тормыш иптәше Рәмзия Гыйлметдинова, авыл кешеләре, хезмәттәшләре катнашты.
Ямаш табиблык амбулаториясе якын тирәдәге 7 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шәфкать Гыйлметдиновның үз һөнәренә тугрылыклы хезмәт итүе, кешеләргә карата ихтирамы һәм кайгыртучанлыгы әле дә авылдашлары хәтерендә.