“Импульс” клубы сәламәт яшәү рәвеше өчен

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрь көнне “Алнас” футбол клубында “Импульс” физкультура – сәламәтләндерү клубы оешуга 4 ел тулуга багышланган чара булып узды. Бу көнне футбол клубының манежына клубның тренерлары һәм активистлары җыелган иде.

Тантаналы чарада ТР Ветераннар советы иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ефим Вайнер, оештыру – методик комитет рәисе Гыйлемхан Кәримов, ӘМР Ветераннар советы рәисе Васыл Хуҗәхмәтов, аның урынбасары Марсль Надыров һәм башкалар катнашты.

Бәйрәмдә яңгыраган һәрбер чыгышта “Импульс” клубының кирәклеге, сәламәт яшәү рәвешенә тартылучы өлкән буын кешеләрнең арта баруы билгеләп үтелде. Бүгенге көндә “Импульс” 800 дән артык пенсионерны берләштерә, шуларның 400 е спорт мәйданнарында даими рәвештә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International