ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә әзерләнә торган терактлар турында интернетта һәм sms-хәбәрләр, шулай ук мобиль кушымталарның башка төрләре ярдәмендә таралган мәгълүматны рәсми шәрехләде.
“Төрле социаль челтәрләрдә Татарстанда әзерләнә торган терактлар һәм диверсияләр турындагы хәбәрләрнең саны арту сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бу мәгълүматның дөреслеккә туры килмәве хакында рәсми белдерә. Республикада оператив вазгыять контрольда, эчке эшләр органнары бүлекчәләре штаттагы режимда хезмәт итә”, – диелә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә.
"Татар-информ"