Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрнең оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашу темасы -Worldskills – эшче һөнәрләр чемпионаты.
Ноябрьдә Әлмәтнең берничә йортында «акыллы» домофоннар эшли башларга тиеш.
Бүген Әлмәт муниципаль районының 85 еллыгы кысаларында, Халыклар бердәмлеге көнендә район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрнең Мактаулы гражданнары һәм Хезмәт ветераннары белән очрашты. Очрашу түгәрәк өстәл артына утырып фикер алышу формасында узды.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт епархиясендә булды. Биредә ул Епархия идарәсе һәм якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, храмны бизәү эшенең торышын тикшерде.
Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү һәрбер егет өчен мактаулы вазифа. Әлмәт муниципаль районында яшьләргә патриотик тәрбия бирүдән башлап, егетләр Россия армиясе сафларына озату кичәсе дә зурлап үткәрелә.
Бүген башкарма комитетта гомум шәһәр планеркасы булып узды. Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Планерка Синай ярымутравында булган һаләкәттә үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.