Айрат Хәйруллин ТР муниңипаль районнары белән уздырылган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты.

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның январь-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды.

ТР Төзелеш министры мәгълүматларына караганда, республикада 1 млн. 939,9 мең. кв.м. торак төзелгән. Бу еллык биремнең 80,8 % тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 122 йорт куллануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International