Иң авыр һәм җаваплы һөнәр ияләре – полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багышланган чара “Нефтьче” мәдәният сараенда узды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы исеменнән полиция хезмәткәрләрен ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул җәмгыятьтәге тотрыклылыкны, тәртипне саклауда полиция хезмәткәрләренең ролен ассызыклыды.
Бәйрәм уңаеннан котлауларын Россия эчке эшләренең Әлмәт районы буенча идарә җитәкчесе, полиция полковнигы Дамир Гарипов та җиткерде. Аның сүзләренә караганда, нефть төбәгендә оештырылган милиция хезмәткәрләренең тарихы 1920 еллардан башлана. Шул вакыттан башлап яңару һәм үсешнең күп төрле баскычларын уза. Дамир Фатыйхович һәртөрле ярдәм күрсәтүләре өчен “Татнефть” акционерлык җәмгыятенә олы рәхмәтен белдерде. Чара хезмәт алдынгыларын бүләкләү һәм концерт номерлары белән аралашып барды.