«Әлмәтем» халык бию ансамбле халыкара Гран-при яулап кайтты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Ансамбльнең хәзерлек төркеме шушы көннәрдә Мәскәүдән җиңү яулап кайтты.

Бәйрәм көннәрендә биючеләребез 43 нче халыкара конкурс-фестивалендә нефтьчеләр башкаласы һәм тулаем Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Ике номинациядә дә - «Единство России» һәм «Богатство России» номинацияләрендә Фәридә Кикар коллективы лаеклы чыгыш ясап, Гран-при яулады. Моннан тыш, урта төркем «Фольклорный танец» номинациясендә, ә кече төркем «Детский татарский танец» номинациясендә  беренче дәрәҗә лауреат булдылар.

 

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International