Әлмәттә юл–транспорт һәлакәте вакытында үлүчеләр саны арткан

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген ӘМР башкарма комитетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов алып барды.

Агымдагы елның узган 10 ае нәтиҗәләре буенча юл –транспорт һәлакәте вакытында 39 кеше үлгән. Имгәнүчеләр арасында укучыларның аеруча күп булуы зур борчылу тудыра. Мәктәп укучыларының караңгыда чагылыш бирә торган фликерлар йөртергә тиешлегенә аерым басым ясалды һәм әлеге мәсьәлә аерым контрольгә алыначак.

Комиссиядә кышкы юлларның торышы да каралды. Юлларның кардан үз вакытында чистартылмавы, техникаларның тиешенчә эшләмәве дә күп кенә бәхетсезлекләргә сәбәпче булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International