Быел күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында ТРның 45 муниципаль берәмлегенең барлыгы 41е катнаша

2016 елның 26 марты, шимбә

2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче күп фатирлы 830 йорт төзекләндереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үтте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә һәм түбәндәгеләр бәян ителә.

Министр И. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елда 42 муниципаль берәмлектәге капиталь тезекләндерелгән күп фатирлы йортларга 5 мең 577 инспекцион тикшерү уздырылган, шуның нәтиҗәләре буенча 11 районда 33 техник иминлекне бозу факты ачылган. 2016 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы эшләнгән. Программада исә, Әлки, Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, барлыгы 41 муниципаль берәмлек катнаша. Сүз 830 йортны капиталь төзекләндерү турында бара. Шул рәвешле, 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту карала.

Ирек Фәйзуллин мәгариф учреждениеләренә һәм балаларны савыктыру лагерьларын капиталь төзекләндерү турында аерым сөйләде. Быел 95 мәктәпкә (80 объектта эшләр алып барыла) һәм 53 балалар бакчасына (50 объектта эшләр башланган) ремонт планлаштырыла. Шуның белән бергә подряд оешмалары балаларны савыктыру лагерьларының 9ында ремонтка керешкәннәр һәм 2сен төзи башлаганнар, 1сендә реконструкция үткәрелә.

2016 елда ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча 8 мәгариф оешмасы планга кертелгән. 25 мартка 7 объектта эшләр башланган.

Мәдәният объектларына капремонт буенча эшләр күләме – 62%. Барлыгы 43 мәдәният учреждениесен ремонтлау карала.

Моннан тыш, быел барлыгы 27 яшүсмерләр клубын, республиканың 78 муниципаль берәмлеге җирлекләре советлары биналарын һәм 29 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасын төзекләндерү планлаштырыла.

Җылылыкның тәэминатының индивидуаль системаларына быел 1,7 мең фатирны күчерергә ниятләнә, диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Шулай ук планда – 91 социаль өлкә объектында 151 пар казанын алмаштыру.

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 268,2 км су үткәрү челтәре төзү, 43 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су җыю манарасы кору карала.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International