24-26 март көннәрендә Яр Чалла шәһәренең «Дельфин» спорт комплексында ГТО фестивале узды.
Чараны ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Премьер-министры Вәсил Шәйхразиев, ТР Дәүләт советы депутаты, РФ атказанган Ольга Павлова, су полосы буенча РФ лаеклы спорт мастеры Ирек Зиннуров һәм башкалар катнаштылар.
Ярышларда ТР барлык районнарыннан 48 командага кергән 600 11нче сыйныф укучысы көч сынашты.
Беренчелекне Әлмәт командасы яулады, 2нче урынга Яр Чалла, 3нчесенә Түбән Кама командалары чыкты.
Шәхси зачетта урыннан еракка сикерүдә иң яхшы нәтиҗәне Ксения Елисеева күрсәтте, Диләрә Шәйхаттарова йөзүдә 3нче урынга лаек булды.
Әлмәт командасын җиңү белән ихлас котлыйбыз!