Әлмәт үзәк мәчетендә балалар арасында Көръән укучылар бәйгесе узды

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

26 март көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт үзәк мәчетендә балалар арасында Көръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгене Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды. 
Бәйге дәвамында Әлмәт һәм күрше районнанардан 4-14 яшьлек 100дән артык бала Көръән сурәләрен яттан белү һәм дөрес укуда ярышты. Бәйге балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Баш призга Абдулла Әүхәдиев лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International