Әлмәттә шарлавыклы булар һәм шәһәр күленең бүгенгесе һәм киләчәге

2016 елның 26 марты, шимбә

Бүген Яшьләр үзәгендә “Әлмәт шәһәр күле һәм шарлавыклы буаларының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект семинары узды. Чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, проектны башкаручы оешма белгечләре, бу проект белән кызыксынган әлмәтлеләр катнашты.

Шарлавыклы буалар һәм шәһәр күл буенда нинди төзекләндерү эшләре башкарылачагы белән таныштырганнан соң, чарага килгән әлмәтлеләр әлеге ял итү урыннарын төзекләндерү турында үз фикерләрен җиткерделәр. Үзара аралашу форматындагы бу очрашу эшлекле һәм нәтиҗәле үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International