Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләх комиссиясенең 2016 елда беренче утырышы үтте. Утырышта 2015 елда бу өлкәдәге уңышлар һәм кимчелекле яклар анализланды. Төрле бюджет оешмаларының бюджет акчасын нәтиҗәсез файдалану очраклары аерым-аерым тикшерелде, кисәтүләр ясалды, Әлмәттә көндәшсез сатып алуны бетерү максат итеп куелды. Айрат Ринатович бәяләргә мониторинг үткәрү һәм контрактның беренчел бәясен формалаштыру өчен махсус комиссия төзергә күрсәтмә бирде.