Бүген 27 март көнне 34 авыл җирлегенең һәркайсында халыктан үзара салым җыю референдумы бара. Референдум урыннарда яшәүчеләрнең үз акчасына үз җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга риза яки риза булмауларын ачыклау максатыннан оештырыла.
Башка еллардан аермалы буларак, быел референдум иртәрәк үткәрелә. Шунысы да мөһим: алдан алып барылган аңлату эшләре үз нәтиҗәсен бирде – референдумга халык үзе теләп күпләп килә. Габдрахман, Тайсуган авл җирлекләрендә инде халыкның 40% артыгы үз тавышын биргән.
Референдем тәмамлангач, салымны түләү башлана, ә тупланган акча конкрет мәсьәләләрне хәл итәгә юнәлтелә.