24 март көнне Казанда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына Республикакүләм фәнни-гамәли семинар узды.
Бүген башкарма комитетның зур залындарайон башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә ӘМР террорга каршы тору ведомствоара комиссиясенең чираттагы утурышы узды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары А.М. Фролов җитәкчелегендә узган очрашуда Татарстан районнары һәм Швейцария вәкиле профессор Тьерри Бреняр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.
Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда ярымфиналның плей-офф уеннары узачак. Уеннар 29,30нчы мартта, 6 нчы апрельдасәгать 18.30, 10нчы апрельда сәгать17.00 башлана.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин «Чагылтау» хуҗалыгында булып, язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты, техниканы, ындыр табагын карап чыкты.
Бүген Әлмәтнең үзәк урамына яңа троллейбус чыкты. Ул дәүләт программасы кысаларында шәһәребезгә 14нче мартта ук кайтартылган иде. Якын арада шәһәрнең троллейбус идарәсе автопаркына тагын 3 яңа машина кайтачак.
Бүген ТР наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында оешманың 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елга планнар ачыкланды.
Республикабызда озак кыштан соң санитар-экологик ике айлыклар үткәрү матур гадәткә керде. Быел икеайлык 1нче апрельда башлана. Шәһәребездә ул Экология һәм табигый байлыкларны файдалану департаменты, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты күзәтүе астында үтәчәк.
Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллинрайон активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Планерка узган атнада эшләнгән эшләргә, үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясаудан башланды.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.