ӘЛМ башкарма комитетында прокуратура вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары, идарәче компанияләр һәм торак кулланыш участоклары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барган киҗәшмәнең көн тәртибендә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре булды.
Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Александр Шаронов үз чыгышында торак йортларда урнаштырылган исәп алу җайланмаларын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, халыктан иң күп шикаятьләр алган участок һәм идарәче компанияләрне атады, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте өчен халыкның әҗәт күләме аны аны киметү юллары белән таныштырды.