Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмиин ителгәнлек һәм социаль яклау министрылыгы хәбәр итә: киләчәктә пенсия кечкенәлегенең төп сәбәбе – эш урынына рәсми урнашмау һәм “соры” хезмәт хакы.
Безнең пенсияләребез эш бирүчеләрнең пенсия иминләштерүгә керткән түләменнән формалаштырыла. Мондый түләмнәр бары тик хезмәт хакы түләүнең рәсми фондынана гына күчерелә. Шуңа да гражданнарга эшкә рәсми урнашырга, ягъни хезмәт килешүе төзергә, һәм хезмәт хакын да конвертта түгел, рәсми алырга кидәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 гыйнвареннан пенсияләр яңача, шәхси пенсион коэффициент нигезендә, исәпләнә.
Хезмәт хакын рәсми түләмәүче эш бирүчеләр турында «Народный контроль» дәүләт информацион системасына яки 557-21-13 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.