Татарстанда капиталь төзекләндерелергә тиешле 830 күпфатирлы йортның 530нда эш башланган

2016 елның 23 апреле, шимбә

Видеоконфернеция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин капиталь төзекләндерелергә тиешле 830 күпфатирлы йортның 530нда эш башлануы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмә эшендә ТР премьер-министрының беренче урынбасары алексей Песошин да катнашты.

2016 елда күпфатирлы йортлардан тыш, 147 белем бирү учреждениясе дә капиталь ремонтланырга тиеш. Аларның 147сендә дә эшләр гөрли. 22 апрельга эш үтәлешенең гомуми күләме 60%

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International