Бүген экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә гомумрайон өмә узды. Иртәдән башлап шәһәребез, авылларыбыз урамнарына оешма-предприятиеләр эшчеләре, урта, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укусчылары, укытучылар, тәрбиячеләр чисталык булдырырга чыкты. Башкарма комитет хезмәткәрләре, шул исәптән район башлыгы Айрат Хәйруллин да, шәһәр күл буен тазарттылар.
Бүген шулай ук 3 меңнән артык агач үсентесе утыртылды.
Экологик икеайлык башланганна бирле шәһәребез территориясеннән 370 машина чүп чыгарылган. Бу – шәһәребез үзе дә, һавасы да чистар дигән сүз.