20 апрель көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Булатованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан зур бәйрәм кичәсе булды. Тантанада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, ӘДМХИ ректоры, Бөтендөнья татра конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Салахов, район һәм республикабызның ибат зыялылары катнашты.
Шагыйрәгә ТР Президентының һәм ӘМР Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичәдә Калара ханымга бик мату, җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре тынмады, шагыйрьнең шигъри һәм проза әсәрләре, аның сүзләренә яңгыраган җырлар яңгырады.