23 апрель көнне Әлмәттә экологик өмә була

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов шәһәребез оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә 23 апрельда узаччак экологик өмәне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Һәр җитәкченең өмәдә катнашачак ир-ат һәм хатын-кызларның төгәл санын белеп торуына басым ясалды. Бу чистарту-тазарту эшен авырлыгына карап бүлүгә бәйле булуы белән аңлатылды. Өмәне техника белән тәэмин итү, күңелле атмосфера тудыру, өмәчеләрне ашату мәсьәләлренә дә тукталынды.

Шушы көнне үк шәһәребездә агач утырту оештырылачагы да хәбәр ителде. Агач үсентеләре, гариза нигезендә бушлай биреләчәк, үсентеләр 22 апрель көнне кирәкле урынга китереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International