Әлмәт муниципаль районында “Язгы игелек атнасы-2016” ирекле акциясе бара

2016 елның 23 апреле, шимбә

Әлмәт муниципаль районында “Язгы игелек атнасы-2016” ирекле акциясе бара. Бүгенге катлаулы заманда бер-береңә, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗларга кулыңнан килгәнчә булышу аеруча мөһим.

Чарада һәр теләгән кеше, оешма, учреждение катнаша ала.

Игелек эшләүчеләрнең берсе – Урсаладагы мунча хуҗасы Таһиров Мингата Фатыйх улы. 16 апрель көнне ул сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне бушлай юындарган һәм һәр атнаның дүшәмбесендә аларны тагын үзендә көтә.Эстафетаны дәвам итүчеләр булып торсын иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International