Чын күңелемнән сезне православие динендәге һәркемнең күңеленә якын якты бәйрәм – Христос Терелү көне белән котлыйм!
Пасха – христианнар өчен мөһим вакыйга! Ул дөньяны үзенә бертөрле шатлык һәм дини ышану яктысына төрә, кешеләргә мәхәббәт, якты өметләр һәм игелеккә омтылыш иңдерә. Пасха бәйрәме уйларыбызны рухи байлыкларга юнәтә, рухи ныклык үрнәге бирә, шәфкатьлелеккә һәм миһербаглылыкка өйрәтә.
Бүген Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узды. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашты, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итте. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.
Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште. Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы буенча хисап тотты.
Татарстанда 29 апрельгә 771,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына карата 101,6 % тәшкил итә.
Бүген ӘМР Советының сигезенче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының сигезенче утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүәт Советы, Әлмәт шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм башкарма комитетның җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм матбугат чаралары катнашты.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина 2015 елда Әлмәт муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады.
30 апрельда Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узачак. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашачак, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итәчәк. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарама комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов шәһәр активы белән планерка үткәрде.
Ел саен 28 апрельда бөтен дөньяда хезмәт саклау көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмнең икенче атамамасы да бар – Бөтендөнья производствода эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау көне. 2016 елда Бөтендөнья хезмәт саклау көне темасы итеп “Эш урынында стресс: коллектив каршы тору”
“Татарстан Республикансының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында Әлмәттә Стратегик планлаштыру Советы булдырылды. Аның составында шәһәр һәм районыбызның шәрәфле гражданнары, администрациянең элекке башлыклары, шәһәр эре предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр.
ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе, Мәскәүдән югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Ольга Ладодоны чакыртып, 3нче санлы шәһәр хастаханәсендә, әлмәтлеләргә яман шеш авыруына китерүче сәбәпләр турында мәгълүмат бирү, сәламәт туклану турында аңлату максатыннан, лекция үткәрде.