Пекка Тахкола: « Әлмәтнең җыйнак шәһәр булуы велосипед хәрәкәте өчен бик тә уңайлы шартлар тудыра»

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә  Әлмәттә  район башлыгы Айрат Хәйруллин чакыруы  буенча  Финляндиянең Оулу  шәһәреннән килгән,  шәһәр хакимиятенең велосипед инфраструктурасы  үсеше буенча җаваплы эксперты Пекке Тахколе эшли. Аңарга  Әлмәт нефть институтының чит телләр буенча доценты  Роза Хөсәенова  ярдәм итә.  Бүген  эксперт  Әлмәттәге велосипед инфраструктарасы үсеше буенча матбугат конференциясендә катнашты. Ул үз шәһәрендә велосипед хәрәкәте үсеше өчен   булдырылган шартлар белән таныштырды,  бу яңалыкка битараф булмаган  әлмәтлеләрнең сорауларына җаваплар бирде.  Әлмәтнең  җыйнак шәһәр булуы   велосипед хәрәкәте өчен  бик тә  уңайлы  шартлар тудыра дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International