Әлмәт тетры халыкара фестивальда катнаша

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

18 майда Санкт-Петербургта “Салават күпере” XVII Халыкара театр фестивале башлана. Әлмәт театры әлеге фестивальга Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе” (“Добрый человек из Сычуани”) пьесасына куелган спектакле белән чакырылган. Спектакльне Петербургта туган талантлы режиссер Искәндәр Сакаев сәхнәгә куйган.

Фестиваль дәвамында барлыгы 14 спекталь карарга, халыкара мастер-класслар, семинар һәм иҗат лабораторияләрендә катанашырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International