Телефон терроризмын булдырмау өстендә эш

2016 елның 29 апреле, җомга

Телефон терроризмы - әзерләнә торган теракт яки хокук бозу турында ялган икәнлеген алдан ук белә торып хәбәр итү. Гадәттә, җәмәгатьчелек урыннарында шартлату җайланмасы булу турында ялган хәбәр җиткерүне телефон терроризмы диләр.

Илебездәге террор белән хәлнең катлаулылыгы хокук саклау органнарын һәм махсус хезмәтләрне моның ише хәбәр ишетүгә, хәбәрне җиткерүче кем булуына карамастан, шундук чара күрергә мәҗбүр итә. Әлеге чаралар дәүләткә бик кыйммәткә төшә, чөнки һәр очракта полиция, кинологлар, янгын сүндерүчеләр, тикшерүчеләр, махсус хезмәт белгечләре һ.б. чыга.

Шуны истә тотарга кирәк: мондый ялган хәбәрләрне тикшерүгә киткән сумма, соңыннан, хәбәр җиткерүченең кесәсенә генә сукмый, 14 яше тулган ялган хәбәрчеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International