Әлмәтнең алтын хоккей командасы бәйрәм бүләк итте

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

«Нефтяник» командасының Югары хоккей лигасында җиңү яулавы уңаеннан Әлмәттә зур бәйрәм уздырылды.

Братина кубогы ияләре утырган автобус шәһәр буйлап әйләнгәндә үк халык алкышлый башлаган иде, Нефтьчеләр мәйданына кергәндә мактау, рәхмәт сүзләре тагын да көчәйде. Югары хоккей лигасының идарә итүче директоры Герман Скоропупов безнең хоккейчыларга алтын медальләр тапшырып, ВХЛ тарихында беркайчан да мондый бәйрәм уздырылганы булмавын, теләктәшлекнең алдагы елларда да уңышка ирешүдә ярдәм итәчәген искәртте. 
– Команда илебезнең хоккей тарихына зур хәрефләр белән язылды. Бу Әлмәт шәһәре, Татарстан спорты өчен зур казаныш. Бары тик алга! - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. 

Лаеклы җиңү. Бу бәхәссез. Һәрберебез кискен уен шаһитлары булдык. «Безнең үзебезнең Россия чемпионы командасы бар һәм без аның белән горурланабыз. Әлеге җиңү шәһәребезне тагын да бизи», – дип билгеләп үтте «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та. 
«Нефтяник» командасы уен вакытында да, тантана белән дә безгә зур бүләк ясады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлмәтлеләргә балаларын хоккейга бирергә чакырды. Аның фикеренчә, хоккей – чыныктыру, тупланганлык һәм көч үрнәге. 

Нефтьчеләр мәйданында алма төшәр дә урын юк иде. «Нефтяник», «Ак Барс», «Нефтехимик» хоккей клубларының җанатарлары чыгышлары да, “Волга-Волга”, БандЭрос” төркемнәре җырлары да һәркемне канатландырды. Шулай ук бәйгеләр, социаль челтәрдә барган конкурста җиңүчеләрне бүләкләүләр дә булды. Планшет, ноутбук, бушлай бензин салуга карталар – призлар мулдан иде. Спорт бәйрәме искиткеч салют белән тәмамланды. Киләсе сезонда да уңышлар сиңа “Нефтяник”!

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International