Балалар һәм яшьләр үзәгендә “Велосипед белән шәһәр буйлап : Әлмәттә велосипед инфраструктурасы үсеше” дигән темага проект семинары булып узды. Семинарны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачты һәм район җитәкчелеге өчен җәяүлеләрнең дә, автомобилистларның да бер дәрәҗәдә мөһим булуын искәртте, юлларның ремонтланачагына басым ясады. Аннары сүз Финляндиянең Оулу шәһәреннән килгән, шәһәр хакимиятенең велосипед инфраструктурасы үсеше буенча җаваплы эксперты Пекке Тахколега бирелде. Ул үзе яшәгән кала мисалында велосипед белән елның теләсә кайсы фасылында, һава торышы салкын булганда да велосипед белән курыкмыйча йөрергә булуын дәлилләде. Аның сүзләренә караганда Оулуда халыкның 77% ике тәгәрмәчле транспорттан куллана.
Әлмәт турында сөйләгән дә ул, нефтьчеләр каласының Россиядәге иң чиста шәһәрләргә керүен, биредә велосипед инфраструктурасын тротуар зоналары янәшәсендәге буш территорияләрне файдалану хисабына бик уңайлы төзеп булуын ассызыклады.