Әлмәттә тантаналы рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш кампаниясе  15 июльгә  кадәр дәвам итәчәк.  Агымдагы елның  яз һәм җәй айларында 200 гә якын  ир–егет хәрби хезмәткә алыначак.

 Әлмәттә  армиягә баручы егетләрне хөрмәтләп озату матур традицигә әверелде.  Бүген , Әлмәт драма театрында  шул уңайдан зур чара булып узды.  Булачак ил сакчыларын  тәбрикләргә ветераннар,   сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар,  аларның әти– әниләре  килгәннәр иде.  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, запастагы лейтенант  Марат Гирфанов  район башлыгы исеменнән  булачак  солдатларны  тәбрикләде.  “Хәрби  хезмәттә булу– ир–егет  өчен тормыш сынавы. Сез  яңа технологияләрне дә үзләштерерсез,  авырлыкларны да җиңәргә өйрәнерсез. Сезнең исән–сау йөреп кайтуны әти–әниләрегез генә түгел, бөтен шәһәр көтәчәк,”– диде ул.  Марат Нилович   шәһәр җитәкчелегенең  еракта хезмәт итүче егетләр белән һәрвакыт бәйләнештә торуын да  әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International