Татарстанда 771,1 мең кв. м. торак сафка кертелгән

2016 елның 30 апреле, шимбә

Татарстанда 29 апрельгә 771,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына карата 101,6 % тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

29 апрельгә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 95,3 мең кв. метрлык 54 йотр сафка кертелгән: анда 1 мең 683 фатир исәпләнә. Программа буенча төзелгән объектларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булганы - 90 объект, уртача әзерлектә - 23 объект, түбән дәрәҗәдә - 5 объект.

Арендалы торак төзү программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 50,1 мең кв. метрлык 32 торак йорт төзү планлаштырыла. Алардан бүгенгә төзелеш-монтаж эшләре 12 объектта тәмамланган (Лаеш районында - 9, Иннополиста - 3), 1 объектта территорияне төзекләндерү эшләре (Теләче районында), 19 объектта эчке төзекләндерү эшләре бара (Әлки районы - 8, Иннополис - 9, Алабуга районы - 1, Мамадыш районы - 1).

Биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 30 апрель көненә сертификатлар 39 күп балалы гаиләгә теркәлгән.

Күп фатирлы инвестицион торакларын төзү программасы буенча план - 99 йорт. Аларның 35 сафка кертелгән, калган 64 күп фатирлы йорттан әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 21 йорт, уртача дәрәҗәдә - 28 йорт, түбән дәрәҗәдә - 15 йорт, дип сөйләде министр Ирек Фәйзуллин.

Полиция участок вәкилләренә торак төзү программасы буенча 2016 елда 18 административ-торак комплексын төзү планлаштырыла, шуларның 17сендә төзү-монтаж эшләре башланган.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International