ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

206 елның 15 маенда Казан шәһәрендә “Казан Марафоны – 2016. Үз-үзеңне тикшереп кара” узачак. Марафонда үз көчләрен сынарга дөньяның 30 иленнән 7500дән артык катнашучы теркәлгән. Быел ул ВИЧ/СПИД авыруларын буолырмауга багышлана. 42,2 км марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон (21,1 км) дистанциясен һәм 10 км, 3км аралыгына йөгерү ярышлары булачак.

Язгы көннәр җитүгә республикабызда бакчаларда һәм йорт тирәсендәге участокларда янгын чыгу очраклары ешая. Нгын чыгуның сәбәбе булып күп очракта уттан саксыз куллану тора.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 22 маенда “Бердәм Россия” партиясе вәкилләрен Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүгә алдан тавыш бирү булачак.

Әлеге чарага документлар 5 февральдан бирле кабул ителә. Праймеризда 21 яше тулган, хөкемгә тартылмаган, чит илдә финанс активлары булмаган, һәр РФ гражданины катнаша ала. 

Тыл хезмәтчәне, сугыш инвалиды толы Анна Гущина да яңа фатирлы булды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Татарстанда бүген 65 мең 214 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак буланнарның тол хатыннары һәм сугыш ивалиды яши дип, хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта.


1
май, 2016 ел
якшәмбе

Бүген дөньябызның төрле почмакларында Яз һәм Хезмәт көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Әлмәт халыкара шаукымнан читтә калмады. Бездә бәйрәм арабыздан киткән Хезмәт каһарманнарын искә алудан - Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында урнашкан Каһарманнар аллеясына чәчәкләр салудан башланды. Әлеге хөрмәт күрсәтү чарасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр һәм район җитәкчелеге, “Татнефть” компаниясе, профсоюз оешмалары вәкилләре һәм Хезмәт каһарманнары үзләре дә катнашты

Халык миграциясе илебезгә дә, шәһәребезгә дә төрле инфецияләр керүгә китерә. Әлмәтлеләргә вакцинацияләү мөһимлеген аңлату максатыннан, 24-30 апрель көннәрендә барлык Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләрендә халык белән очрашулар үтте.
Бүген исә ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсендә “Вакцинация – сәламәт киләчәк: уңай һәм тискәре яклары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Бүген Рус Православие Чиркәве якты Христос Терелү көне – Пасха бәйрәм итә. Әлмәт епархиясендә төп гыйбадәт кылу Казан кафедраль соборында узды.

Яз һәм Хезмәт көне – яңа өметләр, игелекле хис-тойгылар , якты тәэсирләр бәйрәме ул. Озын кыштан соң килгән язгы кояшлы көннәрне һәрберебез шатланып каршылый. 1нче май – уянып килүче табигать шатлыгы гына түгел, туган җир файдасына кылган изге гамәлләр дә ул.

Бәйрәмне һәр буын үз итә. Өлкәннәр өчен ул хезмәтчәннәр теләктәшлеген символлаштырса ,яшьләргә яңалык, якты өметләр итеп кабул ителә.

Сезне Яз һәм Хезмәт көне – туган районыбызның киләчәге өчен армый-талмый хезмәт куйган һәр кешенең бәйрәме белән ихлас котлыйм! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International