“Татарстан Республикансының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында Әлмәттә Стратегик планлаштыру Советы булдырылды. Аның составында шәһәр һәм районыбызның шәрәфле гражданнары, администрациянең элекке башлыклары, шәһәр эре предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр.
Беренче утырышта Финляндия кунагы, Оулу шәһәр администрациясенең велоинфраструктура үсеше мәсьәләләре буенча эксперт-консультанты Пекка Тахкола да катанашты.
Очрашуда дустанә әңгәмә барышында халык тормышы дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшыртуга, үсеш өчен уңайлы пространство булдыруга юнәлтелгән берничә перспектив проект тикшерелде.