Бүген Әлмәттә “Милли сәүдә маркасы” II Республикакүләм фестиваль-бәйгенең «Каймак», «Казылык» и «Чәк-Чәк» номинацияләрендә зональ туры узды. Фестивальда сөт, ит, икмәк ризыклары һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләр катнашты, алар үзләренең иң сыйфатлы товарларын тәкъдим итте. Фестивальнең максаты – үз төбәгебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне популярлаштыру.
Чараны ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин фестивальнең әлмәтлеләрне республикабызда җитештерелүче товарлар белән таныштыруга юнәлтелүне билгеләп үтте. «Безенең төп максат – кулланучыларда сыйфатлы, тәмле һәм файдалы продукция булу!» - диде ул.
Фестивальга килүчеләрне Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм “Йолдызлар фабрикасы” үз җырлары белән шатландырды.