Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р.Хәйруллинның Пасха бәйрәме бәлән котлавы

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Чын күңелемнән сезне православие динендәге һәркемнең күңеленә якын якты бәйрәм – Христос Терелү көне белән котлыйм!

Пасха – христианнар өчен мөһим вакыйга! Ул дөньяны үзенә бертөрле шатлык һәм дини ышану яктысына төрә, кешеләргә мәхәббәт, якты өметләр һәм игелеккә омтылыш иңдерә. Пасха бәйрәме уйларыбызны рухи байлыкларга юнәтә, рухи ныклык үрнәге бирә, шәфкатьлелеккә һәм миһербаглылыкка өйрәтә.

Районыбызда төрле милләт, дин вәкилләре тату гомер кичерә. Пасха бәйрәменең күркәм гореф-гадәтләре җәмгыятебездәге динара, милләтара татулыкны ныгытыр , үзара хөрмәт тәрбияләр дип ышанам.

Сезгә әлеге тантананы сау-сәламәт каршыларга телим! Бәйрәм сезгә туганнар белән аралашу җылысы бирсен, игелекле эшләргә этәрсен!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р.Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International