Татарстан чәчү кампаниясенә тулысынча кереште - Марат Әхмәтов

2016 елның 30 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште. Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы буенча хисап тотты.

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, республиканың кайбер төньяк районнары да эшне башлаган. Пландагы 1,8 млн. гектар җирдән бүгенгә 300 мең гектарында чәчү эшләре тәмамланган, бу алдан каралганның 16 процент тәшкил итә.

ТР аграр министрлык башлыгы искәрткәнчә, иртә чәчү өчен яхшы культураларның берсе - шикәр чөгендере. М.Әхмәтов, гомумән, эшне тизләтергә өнди. "Октябрь аенда уңыш җыярга калмас өчен, бүгеннән көнбагышны да чәчергә кирәк. Безнең быел көнбагыш мәйданнары зур, - 100 мең гектардан артык. Бу эшкә әле керешмәгән районнар да бар, - ди Марат Әхмәтов. - Уҗымнар мөмкинлекләре әйбәт, ашламалар да вакытында кертелде, уңышка эшлибез инде. Уҗымнар өчен һава торышы әлегә уңай".

Республика кырларына ашламаларны бүген гектарына 40,3 кг кертелгән, минераль ашламалар белән җирне баету да дәвам итә.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International