Әлмәттә ӘМР Советының сигезенче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының сигезенче утырышы булды

2016 елның 29 апреле, җомга

Бүген ӘМР Советының сигезенче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының сигезенче утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүәт Советы, Әлмәт шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм башкарма комитетның җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм матбугат чаралары катнашты.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина 2015 елда Әлмәт муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады.

Әлмәт муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина 2015 елда үткәрелгән тикшерүләр һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Эшмәкәрлек департаменты директоры Сергей Скобельников районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында бәян итте.

Сессиядә Әлмәт муниципаль районы Советы караларына үзгәреш кертү мәсьәләләре дә тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International