Әлмәттә ветераннарга фатир бирү дәвам итә

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Тыл хезмәтчәне, сугыш инвалиды толы Анна Гущина да яңа фатирлы булды.

Моңа кадәр ул Рус Акташында кызы белән иске, салкын йортта яшәгән. Ветеранны яңа фатиры белән район башлыгы Айрат Хәйруллин да котлады. Анна Кирилловна 1941 елда типографиягә эшкә килгән булган. 18 ел гомерен әлеге хезмәткә багышлаган. 1963 елда Рус Акташы участок шифаханәсендә санитарка булып эшли башлаган. 
Әлмәттә программа буенча 402 ветеран торак белән тәэмин ителгән. Тагын чиратта 39 ветеран торган, аларның 35 е торак шартларын яхшыртуга субсидия бүленүе турында документ алган.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International