Яз һәм Хезмәт көне – яңа өметләр, игелекле хис-тойгылар , якты тәэсирләр бәйрәме ул. Озын кыштан соң килгән язгы кояшлы көннәрне һәрберебез шатланып каршылый. 1нче май – уянып килүче табигать шатлыгы гына түгел, туган җир файдасына кылган изге гамәлләр дә ул.
Бәйрәмне һәр буын үз итә. Өлкәннәр өчен ул хезмәтчәннәр теләктәшлеген символлаштырса ,яшьләргә яңалык, якты өметләр итеп кабул ителә.
Сезне Яз һәм Хезмәт көне – туган районыбызның киләчәге өчен армый-талмый хезмәт куйган һәр кешенең бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Әлмәт районы үзенең талантлы, хезмәт сөючән белән кешеләре белән дан тота. Быелгы бердәм уңышларыбыз арасында Әлмәт шәһәренең “Россиянең иң уңайлы шәһәр (авыл) җирлеге” РФ Хакимиятенең II дәрәҗәдәге дипломына лаек булуны; ТР муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади рейтингында II урынга менүне атарга кирәк.
Әлмәт районының стабиль үсешендә без ветераннарыбызның күпьеллык тәҗрибәсенә һәм яңа һөнәрләрне уңышлы үзләштерүче, производствога заманча технологияләр кертүче яшьләребезгә өмет баглыйбыз.
Бүгенгә Әлмәт муницпаль районында хезмәт кешесен яклауны максат иткән 154 беренчел берләшмә һәм профсоз оешмасы эшли. Районыбызда уртача хезмәт хакы 37869 сум, 2014 елдан ул 9,7% арткан. “015 елда районыбызда эшсезлекнең иң ким дәрәҗәсе - – 0,98% теркәлгән.
Хезмәт ветераннарына да, районыбыз үсешенә бүген көч куючыларга да, җәмгыяви һәм социаль тормышта актив катнашучыларга да рәхмәт җиткерәм. Әлмәтлеләрнең бердәм максатларга ирешүдә тырыш хезмәте Әлмәт районын безнең уртак горурлыгыбыз итәчәгенә ышанам.
Шушы якты бәйрәм көнендә районыбызның һәр кешесенә ныклы сәламәтлек, дәртлелек, яңа хезмәт үрләре яулау, тынычлык һәм игелек телим! Язгы якты кәеф сездән калмасын, хезмәт уңышлары яхшылыкка илтсен!