Татарстанлылар алдан тавыш бирүгә әзерләнә

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

2016 елның 22 маенда “Бердәм Россия” партиясе вәкилләрен Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүгә алдан тавыш бирү булачак.

Әлеге чарага документлар 5 февральдан бирле кабул ителә. Праймеризда 21 яше тулган, хөкемгә тартылмаган, чит илдә финанс активлары булмаган, һәр РФ гражданины катнаша ала.

Әлегә республикада дебатлар бара. Монда депутатлар сайлаучыларны үз программалары белән таныштыра. Әлмәттә сайлаучылар белән беренче очрашу 7 апрельда узды. Әлмәтлеләр белән депутат Ринат Хәйров, «Татнефтедор» ҖЧҖ диспетчер хезмәте технигы Рамил Исхаков, «Стройкомплекс» ҖЧҖ директор ярдәмчесе ФәритӘсәдуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин очрашты.

Киләсе очрашу 12 майда булыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International